"Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясе бинасында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы»Ассоциациясе каршындагы Якташлар җәмгыятьләренең Координацион советы утырышы узды.
Көн тәртибенә «Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы»республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләүгә кагылышлы мәсьәлә дә куелган иде. Менә инде дүртенче ел рәттән республиканың якташлык җәмгыятьләре акчалата призлар оту һәм аларны үз эшчәнлекләрен тормышка ашыру өчен куллану мөмкинлегенә ия. Конкурсның максаты – Татарстан Республикасы якташлык җәмгыятьләре эшчәнлеген активлаштыру, инициативаларга ярдәм итү, эшчәнлекне стимуллаштыру. Ел саен конкурсның гомуми приз фонды 1 миллион сум тәшкил итә, ул өч урынга бүленә: беренче урын өчен-300 мең сум, ике икенче урын өчен-200 мең сум һәм өч өченче призлы урын өчен 100 мең сум.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр ачыкланды:
1 урын: Казан шәһәренең «Буа якташлыгы» җирле иҗтимагый оешмасы;
2 урын: Казан шәһәр иҗтимагый берләшмәсе - «Актаныш» якташлыгы, "Әлки районы якташлыгы" төбәк иҗтимагый оешмасы;
3 урын: «Чистай тамырлары» якташлыгы» төбәк иҗтимагый оешмасы, Казан шәһәренең «Арча якташлыгы» җирле иҗтимагый оешмасы, Лаеш якташлыгы, «Кукмара яякташлыгы» җирле Казан иҗтимагый оешмасы.
Җиңүегез белән котлыйбыз һәм эшчәнлегендә яңа уңышлар телибез!