Район хуҗалыкларында көннәр утырып китү белән урып-җыю темпы артты.

2019 елның 16 августы, җомга

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 15 августка бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 11320 гектарда, ягъни барлык мәйданның 21,9 процентында җыеп алынган. Аерым культуралардан борчакның 70, арпаның – 38, көзге бодайның – 33, язгы бодайның 7 проценты суктырылган. Ындыр табакларына барлыгы 36520 тонна ашлык кайтарылган.  Һәр гектардан алынган уртача уңыш күләме 32,3 центнерга тиң.

Хуҗалыклар арасында лидерлык “Авангард” агрофирмасында. Биредә игенчеләр үстерелгәннең яртысын, “Коммуна”да – 36, “Заря”да – 33, “АгроНур”да 28 процентын җыеп алдылар.

Хуҗалыкларда башка эшләр дә дәвам итә. 355 гектар мәйданнан 946 тонна салам җыелган, көзге чәчү өчен 6082 гектар туфрак әзерләнгән, 4610 тонна орлык салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International