Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында ("кадастр инженерын сайлап ал" өстәмә битендә) агымдагы елның июль ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы урнаштырылды.
Исегезгә төшерәбез, кадастр инженерлары рейтингы күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә куйганда документлар әзерләү сыйфатына һәм уңай һәм тискәре карарларның санына нигезләнгән. Шулай итеп, туктату һәм баш тарту проценты 35тән артык булса, кадастр инженеры "кызыл зонага" эләгә. Туктатып тору һәм баш тарту проценты 35тән ким булса, 18дән артыгы - «Ак зонага». Әгәр 18% тан кимрәк туктатулар һәм баш тартулар - " яшел зона" га.
Хәзерге вакытта, Татарстан Росреестры төзегән рейтинг күрсәткәнчә, кадастр инженерларының күбесе «Яшел» (164) һәм «Ак» зоналарда (110) эшли, "кызыл зона" га 49 кадастр инженеры кертелгән.
Игътибар итегез, бу мәгълүмат кадастр инженерларының эшчәнлеге рекламасы түгел, шул исәптән техник документацияне әзерләү буенча иң яхшы күрсәткечләргә ия булганнары да. Ай саен алып барылганТатарстан Росреестры рейтингы бары тик кадастр инженерлары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында гариза бирүчеләргә хәбәр итүгә генә юнәлтелгән. Билгеле булганча, күчемсез милекне рәсмиләштергәндә кадастр инженеры катнашыннан башка булмый. Аның ни дәрәҗәдә профессиональ эшләвенә, күп очракта кадастр учетына кую турында уңай карар кабул ителерме, яки, киресенчә, туктатып тору яисә хәтта баш тарту да бәйле. Икенче очракта гражданнар өчен бу вакытны гына түгел, ә акчаны да югалтуга китерә.
Игътибарга
Конкрет кадастр инженерының эш сыйфатыннан канәгать булмаган заказчылар «Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе» СРОда +7 (843) 291-05-10 тел. буенча үз искәрмәләрен белдерә алалар. Монда аралашуга һәрвакыт ачык һәм килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә әзер торалар.