Бүген Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының мәдәни программалар департаменты ярышлар барган көннәрдә – 22-27 августта Татарстан башкаласының җәмәгать киңлекләрендә узачак күңел ачу чаралары планын тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.
Горький паркы, Горки-Әмәт урманы, Түбән Кабан күле яр буе һәм Бауман урамы бу вакытта шәһәрнең төп мәдәни-күңел ачу мәйданчыклары булачак. Алар барысы да алты көн рәттән нон-стоп эшләячәк. Һәр мәйданчык өчен оештыручылар үз тематикаларын уйлап тапкан, аның нигезендә программа белән тулыландырылган.
Шулай итеп, Горки-Әмәт урманында үткәрелә торган чараларның төп темасы булып хәзерге эшче яшьләр торачак. Биредә чемпионатны ачу һәм ябу тантаналары, WorldSkills илчеләре белән очрашулар, концертлар, диджей-сеталар һәм лекцияләр күрсәтеләчәк. 23 августта Тина Кузнецова чыгышы программаның иң кадере булачак, ә 24ендә биредә Россия Герое-очучы-космонавт Сергей Крикалев белән очрашу булачак. 26 августта паркта яңа технологияләр – робожуклар, киберспорт һ.б. турында сөйләячәкләр.
Горький паркы программасының төп идеясе-халыклар һәм илләр дуслыгы. Биредә дәүләтләрнең һәм кыйтгаларның мәдәни кодлары турында сөйләячәкләр, ә казанлыларның яраткан урынында, зур газонда WorldSkills Глобаль остаханәсе эшли башлаячак. Теләгән кеше үзен чүлмәкчеләр, агач буенча рәссамнар, плиточниклар, программистлар һәм башка профессионаллар ролендә сынап карый алачак. Оештыручылар биредә биш метрлы арт-объект урнаштырырга, ә концерт плейлистында рус һәм татар музыкасын гына түгел, Африка, Америка, Балкан, Куба һәм башка музыканы да тәкъдим итәргә ниятли.
Түбән Кабан күле яр буенда заманча Татарстан тәкъдим ителәчәк. Биредә Тинчурин театры һәм яшь тамашачылар театры, «Угол» иҗат лабораториясе труппалары үз спектакльләрен күрсәтәчәк, " Смена" заманча мәдәният үзәгенең лекторие һәм китап кибете эшләячәк. Йөзү сәхнәсеннән тамашачыларны Рәдиф Кашапов, Sforzando һәм Yuna Malsi Music оркестрлары һәм күпләр яраткан Зуля Камалова күңел ачачак.
Оештыручылар Бауман урамын Милли программа өчен билгеләгән. Биредә халык уен кораллары һәм халык биюләре оркестры концертлары, фольклор коллективларның чыгышлары һәм милли уен коралларында уйнау буенча мастер-класслар узачак.
Мәдәни-күңел ачу мәйданчыклары көн саен көннең икенче яртысында эшли башлаячак һәм ккараңгы төшкәч яки бераз иртәрәк төгәлләячәк. Җәмәгать бәдрәфләренең эш графигын массакүләм чаралар белән координацияләделәр, һәм алар тәмамлангачыга кадәр озайттылар.
Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров, һөнәри осталык дөнья чемпионатының күңел ачу программасы буенча барлык паркларга һәм чараларга керү бушлай һәм ирекле булачак, дип ассызыклады.
Иҗтимагый киңлекләрдә кешеләр күпләп җыела торган урыннарда куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары буенча соңгы карар хокук саклау органнары белән килештерелмәгән әле, әмма дирекция металл эзләгечләр кысаларының булмавын һәм паркларда көч структуралары вәкилләренең санын арттыруны күздә тота. Полиция мәйданчыкларда тәүлек буе кизү торачак, дип ышандырды Закиров.