2019 елның 27 августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан ш., Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры тарафыннан гражданнарны кабул итү булачак.
Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 236-41-80 (Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе). Шулай ук үз сорауларын Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә "Skype" программасы аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зариповага мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга (яки районда җәмәгать ярдәмчеләре аша язылырга) һәм Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә килергә кирәк.