"Рябинушка" ансамбле "Алма Спасы" музей-фольклор бәйрәмендә катнашты.

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Буа районының "Рябинушка" рус җыры ансамбле Красновидово авылында узган "Алма Спасы" республика музей-фольклор бәйрәмендә катнашты. Аның төп идеясе-Идел буе халыкларының гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклау һәм популярлаштыру.

Халык календаре буенча, Алма спасы беренче уңыш бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне (19 август) табигать җәйдән көзгә борыла. Борын-борыннан Алма спасы халык күңел ачулары – уеннар, биюләр, әйлән-бәйлән белән үрелеп барды. "Красновидово авылында Алма спасы" музей-фольклор бәйрәме әлеге халык традициясен торгызырга тиеш. Аның кысаларында авыл фольклор коллективларының "киң түгәрәк" фестивале узды. «Рябинушка», «Оберег», «Каравон» ансамбльләре, «Вересень», «Волжанка» рус халык хорлары бәйрәм кунакларын үз чыгышлары белән сөендерде. Монда ук музей базары да эшләде, анда теләгән кеше халык һөнәрчелеге эшләнмәләре һәм авыл хуҗалыгы продукциясе: балык, бал, үләннәр белән чәй сатып ала алды. Кунаклар өчен экскурсияләр дә каралган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International