Россия Федераль салым хезмәте отпуск сезонының кызган чагында салымнар буенча бурычларның булмавына алдан ук инанырга тәкъдим итә. Түләнмәгән бурыч аны суд приставлары хезмәтенә түләттерүне сорап мөрәҗәгать итү өчен нигез булып тора, ә алар бурычлының Россиядән читкә чыгуны чикләргә хокуклы.
Бурыч турында актуаль мәгълүмат алырга, шулай ук салымнарны «физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында»түләргә мөмкин. Моның өчен банк картасы реквизитларын кертү яки Россия Федераль салым хезмәте партнер-банкларының берсе онлайн-сервисыннан файдалану да җитә.
Салымнарны шулай ук Россия Федераль салым хезмәте сайтында яки банкта, җирле администрация кассаларында, почта бүлегендә «Салымнарны түлә» сервисы ярдәмендә дә түләргә мөмкин.
Бурычлар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен теләсә нинди салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә, шәхси кабинет аша яки «Россия Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә»сервисы ярдәмендә гариза җибәрергә мөмкин.
Салым түләмәү нәтиҗәләре турында тулырак мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте сайтында бирелгән видеороликта.