Шәһәрдәге күпкатлы йортларда яшәүчеләр ишегаллары нинди булуын үзләре хәл итә. Бу уңайдан “Безнең ишегалды” проекты кысаларында Гагарин урамының 1, 1 “А”, Р. Люксембург урамындагы 143, 145 номерлы йортлар хуҗалары белән чираттагы очрашулар үтте.
Буалыларның йорт территориясен төзек-ләндерү буенча тәкъдимнәрен тыңларга дип очрашуга Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Шакир Яһүдин, Ринат Гайзатуллин да кайтканнар иде. Алар әлеге проектның биш елга исәпләнүен, биредә яшәүчеләрнең киләчәктә нинди уңайлыклар күрергә те-ләүләрен схемага кертергә кирәклеген әйтеп уздылар. Халык шулай эшләде дә, балалар һәм спорт мәйданчыклары, утыргычлар, тротуарлар ясауны сорадылар.