Буага Италия, Мәскәү, Воронеж, Калмыкия режиссерлары килде. “Буа Талиясе” өченче театраль лаборатория тагын бер көннән берничә мәйданчыкта спектакльдән этюдлар куячак. Бу юлы буалы артистлар белән дүрт режиссер – италияле Алессандра Джунтини, Калмыкия республикасы режиссеры Баар Колаев, “Алтын Битлек” лауреатлары – Мәскәүдән режиссер һәм ГИТИС укытучысы Александр Огарев, Воронеж шәһәреннән театр һәм кино артисты Камил Тукаев эшли.
Театрда Алессандра Джунтини Александр Вампилов әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Олы ул” спектакле өстендә эшли.
– Берничә көн эчендә әсәрнең эскизын “чыгарырга” тиешбез. Вакыт аз. Спектакльне өйрәнү процессында беренче чиратта гадәти булмаган форма тудырырга тырышачакбыз. Әле менә кичә генә артистлар составы белән әсәрне өйрәндек. Бүген персонажлар белән танышабыз,- ди ул.
Ә театрның тамаша залында Александр Огарев тагын бер төркем артистлар белән инглиз язучысының “Лысая певица” трагифарсын сәхнәләштерә. Ул театр лабораториясенең артистлар өчен дә, белгечләр өчен дә тәҗрибә базасы булуын әйтте. Артистларның омтылучанлыгы белән дөнья классикасы пьесасын башкарып чыгачагына ышануын белдерде.
Сүз уңаеннан, Камил Тукаев Чеховның "Предложение", Баар Колаев татар телендә Тинчуринның "Американ" пьесалары өстендә эшлиләр.
Театр директоры Раиль Садриев сүзләренә караганда, әлеге спектакльләр этюдларын 22 августта театр сәхнәсендә, район мәдәният йортында карарга мөмкин булачак.
– Буага Россиянең төрле төбәкләреннән утызлап массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре килүе дә көтелә. “Буа Талиясе” инде өч ел рәттән аларда зур кызыксыну уята. Ә инде 23-24 августта түгәрәк өстәл артында Россия театрлары белгечләре катнашында кечкенә шәһәрләр һәм милли театрлар язмышларына, аларны үстерү юлларына багышланган зур сөйләшү узачак. Бу чара җирле театр артистларының Иван Вырыпаев әсәре буенча куелган “Иранская конференция” спектакле белән төгәлләнәчәк, – ди ул.
Ә театраль лаборатория иң элек җирле артистларның сәхнә осталыгын үстерү максатын күздә тота. Алар да, җитәкче дә мондый тәҗрибәнең кайтарышы булуын раслыйлар. Тамашачы да алга таба үсешне сизми калмас...