Районның барлык авыл җирлекләрендә агымдагы елның үзара салым акчасы үзләштерелә

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Районның барлык авыл җирлекләрендә агымдагы елның үзара салым акчасы үзләштерелә. Күбесендә эш төгәлләнгән. Шул рәвешле, халык үзе җыйган, дәүләт тә дүрт тапкыр арттырып өстәгән акчага авылның үзәккә үткән проблемаларын чишә. Шундыйларның берсе – юлсызлык. Янтуган авыл җирлегендә яшәүчеләр быел да акчаны шуңа җыйганнар.

“Дорсервис” оешмасы эшчеләре Вольнистан авылында эшлиләр. Яңгырлардан соң кибеп килүче юлларга балчык-ком ташыйлар. Горький урамында яшәүчеләр бу көнне зарыгып көткәннәр. Капка төбендә ремонтчыларның эшен шатланып карап торган 72 яшьлек Нурия апа Низаметдинова болай ди:

– Гомер буе урамыбызда юл начар булды. Авылның башка урамнарына таш түшәгәндә, кайчан гына безнекенә дә юл ясау техникасы килер икән дип, кызыга идек. Ниһаять, чират җитте, - диде ул.

Төзекләндерелгән юллар Нурия апа кебекләргә дә, яшьләргә дә тансык шул. Бабасында кунак булучы 24 яшьлек Венер Хәйруллов та авылның иң төп проблемасы – начар юллар, дип саный. Егет яз, көз көннәрендә транспорт белән урамга бөтенләй кереп булмавыннан зарланды. Кайтучылар гомер буе автомобильне авыл башында, кибет янында куеп калдырганнар.

Киләчәктә юллар проблемасы да, башкалары да акрынлап чишелеп бетәчәк, дип ышандыра авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәмалетдинов. Бары тик халыкның үзенә күбрәк активлык күрсәтергә кирәк. Рамил Әмирович сүзләренчә, быел үзара салым җыю 83 процентка үтәлгән.

– Без җирле халыктан гына түгел, ә тору урыны буенча биредә теркәлеп, читтә яшәүчеләрдән дә салым җыябыз. 2014 елдан бирле күп эш башкарылды – Янтуган авылындагы күлне чистарттырдык, Вольнистанда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен һәйкәлне ясаттырдык. Соңгы елларда ике авылны юлсызлыктан арындырабыз. Киләчәктә зиратларны чистарттырырга, юллар ясауны дәвам итәргә исәп, - диде ул.

Әлеге планнар чынга ашсын өчен авыл җирлеге башлыгы быел да референдумда актив булырга чакыра. Уртак акча уртак нигезне яңартуга китә бит, ди ул.

Назыйм Фәхретдинов, “Дорсервис” оешмасы директоры:

– Янтуган авыл җирлегендә бер миллион сумнан күбрәк суммага юл төзү эшләре башкарабыз. Бүген биредә юлларны ясауга 6 берәмлек техника җәлеп ителгән – грейдер, каток, дүрт “КамАЗ” автомобиле. Беррәттән узган елларда ясаган юлларны да карыйбыз, төзексез урыннарын ремонтлыйбыз. 

Халык безнең эштән кәнәгать. Быел “Дорсервис” оешмасы эшчеләре график буенча 14 авыл җирлегендә юл ясый. Барлык эшләрне сентябрь ахырына төгәлләргә ниятлибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International