Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре зур оешканлык белән дәвам итә. Көненә уртача 2 мең гектар тирәсе мәйданда эш башкарыла.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 20 августка бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 20915 гектарда, ягъни барлык мәйданның 40,5 процентында җыеп алынган. Аерым культуралардан борчакның 86, арпаның – 71, көзге бодайның – 70, арышның – 33, солының – 27, язгы бодайның 19 проценты суктырылган. Ындыр табакларына барлыгы 64955 тонна ашлык кайтарылган. Һәр гектардан алынган уртача уңыш күләме 31,1 центнерга тиң. “АгроНур”да бу сан 47,5, “Авангард”та – 44,5, “Коммуна”да 40,6 центнер тәшкил итә.
Хуҗалыклар арасында югары темп “Авангард” агрофирмасында. Биредә игенчеләр үстерелгәннең 67, “Ямбулат” та – 58, “Алан”да – 57, “АгроНур”да – 51, “Заря”да 50 процентын җыеп алдылар.
Хуҗалыкларда башка эшләр дә дәвам итә. 1010 гектар мәйданда 1970 тонна салам җыелган, 8360 гектарда көзге чәчү өчен туфрак әзерләнгән, 1968 гектарда туңга сөрү үткәрелгән.