Россия Дәүләт флагы көнен бергә билгеләп үтик

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Ел саен 22 августта Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августындагы «Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне турында»гы 1714 номерлы Указы нигезендә билгеләнгән Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан буалыларны һәм районыбыз кунакларын 22 август көнне Буа шәһәренең Яшьләр паркына РФ Дәүләт флагы көненә багышланган бәйрәм чарасына чакырабыз, аның кысаларында шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышы, конкурслар, викториналар, мастер-класслар, шулай ук асфальтта рәсем ясау булачак. Россия Дәүләт флагы көнен бергә билгеләп үтик. Башлана 18.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International