Көпчәкле сырхауханә Буа районына килде

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Бүген Тәтеш районыннан Буа муниципаль районына "Мобиль поликлиника" күченде. Күчмә мобиль медицина комплексы Иске Суыксу авылында урнашты һәм эшли башлады. Авыл кешеләрен Казан шәһәренең "7нче Шәһәр хастаханәсе" ДАССОның табиб-белгечләре-кардиолог, невролог, офтальмолог, гинеколог һәм йөрәк-кан тамырлары хирургы кабул итәләр, анализлар алу өчен лаборатория шунда ук эшли.

2 атна дәвамында сырхауханә " Буа РҮХ" ДАССОда диспансер күзәтүендә булган пациентларны кабул итәчәк һәм Буа муниципаль районының Кайбыч, Янтуган, Килдураз авылларында булачак. Көнгә 100гә якын кеше кабул ителәчәк.

Белешмә өчен:
Мобиль медицина комплексы КАМАZ-65225 (6х6) автомобиле һәм стационар бүлгеләре, регистратурасы һәм халыкны кабул итү өчен изоляцияләнгән 6 кабинет белән изотермик күп секцияле фургон базасында оештырылган. Беренче мобиль комплекс 2019 елның августында куелган, Казан шәһәренең «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОсына беркетелгән һәм маршрут буенча республиканың Идел аръягы районнарына хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән. Тагын шундый өч мобиль комплекс кайтартылачак.

«КАМАЗ» базасында «мобиль поликлиника» мобиль комплекслары, анализларны (лаборатория) алу, функциональ диагностика, белгечләр белән тикшерү өчен, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча сатып алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International