Татарстанда кадастр бәясен бәйсез бәяләүчеләр тарафыннан билгеләнгән бәяләү эшчәнлеге турындагы законнан дәүләт кадастр бәяүләүгә күчү дәвам итә. Бу закон нигезендә кадастр бәясе РФ субъекты каршындагы махсус төзелгән дәүләт бюджет учреждениеләре тарафыннан исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда әлеге законны гамәлгә ашыру өчен 2017 елда «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ булдырылды.
Яңалыклар Күчемсез милекнең дәүләт кадастр бәясен камилләштерүгә һәм аның белән бәйле процедураларның ачыклыгын арттыруга юнәлтелгән. Яңа нормаларны куллану күчемсез милек базарына өзлексез мониторинг һәм анализ ясауны, күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрындагы белешмәләргә үз вакытында төзәтмәләр кертүне, шулай ук ГКО үткәрүнең бердәм методологик стандартларын кертү һәм үстерүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Антон Самойлов аңлатып узганча, кадастр бәясен билгеләгәндә җибәрелгән хаталарны яңа кагыйдәләргә күчкәндә, күчемсез милек объектының урнашу урыны буенча бюджет учреждениесенә мөрәҗәгать аша төзәтәләр. Барлык кызыксынган затлар өчен дәүләт бюджет учреждениеләренә кадастр бәяләве үткәрү чорында кисәтүләр бирү, ә юридик затлар өчен кадастр бәясе белән бәйле бәхәсләрне судка кадәр җайга салуны гамәлдән чыгару мөмкинлеге барлыкка килү мөһим яңалык булды. Күчемсез милек хокукына ия булучыларга гына түгел, эшләрне башкаручыларга да игътибар итәргә кирәк булган тагын бер момент: хәзер закон тарафыннан бюджет учреждениеләренең кадастр бәясен билгеләү белән бәйле эшчәнлеге өчен җаваплылыгы билгеләнгән.
Гомумән алганда, күчемсез милек объектларының төрле төрләре буенча дәүләт кадастр бәясе илнең 65 төбәгендә үткәрелә. Аерым алганда, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең күчемсез милекне кадастр бәяләве бүлеге башлыгы Алсу Сабирҗанова әйтүенчә, Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елда су фонды, урман фонды, аеруча саклана торган территория җирләре һәм җирләргә дәүләт кадастр бәяләве үткәрелә. Элегрәк, 2018 елда, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә кадастр бәяләве үткәрелде, 2020 елда сәнәгать җирләрен һәм башка махсус билгеләнештәге җирләрне бәяләргә туры киләчәк.
Игътибарга
Кадастр бәясен ЕРГНАДАН төрле төрдәге өземтәләрдән белергә була: кадастр бәясе, күчемсез милек объекты, төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар турында. ЕГРНнан өземтәне КФҮнең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итеп, Росреестр порталы аша яки почта аша кадастр палатасына запрос җибәреп алырга була. Шулай ук ТР буенча Кадастр палатасының күчмә кабул итү хезмәтеннән дә файдаланырга мөмкин.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе каршында кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча Комиссия эшли, ул кадастр бәясе бәяләү эшчәнлеге турындагы закон нигезендә билгеләнгән объектларның кадастр бәясен яңадан карау турындагы гаризаларны карый.
Кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча комиссия эше турында барлык кирәкле мәгълүмат Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында «Күчемсез милек объектларының кадастр бәясе» бүлегендә урнаштырылган. Гариза белән турыдан-туры Казан шәһәре, Авангард урамы, 74 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сораулар туган очракта шулай ук (843) 255-25-28, 255-25-23 телефоннарына шалтыратып була.