Шушы көннәрдә Буа шәһәренең В.Трусенев исемендәге Үзәк стадионында 2004-2005 елгы яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал уеннары узды. Бер әйләнә турнирда җиде команда иң көчлеләрне билгеләде.
Беренчелекнең нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1 урын-Баулы шәһәренең 2 нче спорт мәктәбе, 2 урын-Буа шәһәренең "БАТЫР" мәктәбе (тренер: Садыйков Р.Ф.) 3 урын - Мамадыш шәһәренең "Олимп" командасы.
Спортчыларыбызны лаеклы нәтиҗә белән котлыйбыз һәм аларга яңа җиңүләр телибез!