Бүген Буада капиталь ремонттан соң «Батыр» спорт мәктәбе ачылды. Район халкын, спорт мәктәбе хезмәт коллективын һәм спорт сөючеләрне яңартылган объект ачылу белән Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов котлады.
"Кешеләрнең сәламәтлеген яхшырту һәм сәламәт яшәү рәвешен хуплау-безнең өстенлекле бурычларыбызның берсе. Спорт мәктәбе яңа тормыш алды, һәм хәзер заманча таләпләргә туры килә, биредә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Буа районы Алга таба да үз спорт казанышларын ныгытыр, ә «Батыр» районга яңа чемпионнар бүләк итәр, дип ышанам», - дип ассызыклады ул.
Чара барышында төзүчеләргә, тренер-укытучыларга, шулай ук яшь спортчыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ачылу кысаларында Ранис Рафис улы «Батыр» спорт мәктәбе директоры Альберт Габайдуллин һәм «ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУнең Көнбатыш территориаль бүлеге башлыгы Айрат Гыйбадуллин белән берлектә символик тасманы кистеләр. Кунаклар яңартылган спорт мәктәбенең бинасын карадылар, капиталь ремонт залларында үткәрелгән ремонтның сыйфаты белән таныштылар.