Cпорт белән дуслашыгыз, моның өчен сездә бөтен мөмкинлекләр бар, ди Айрат Әхмәров

2019 елның 23 августы, җомга

Узган җомгада “Сәламәтлек марафоны” бөтенроссия акциясе кысаларындагы чаралары буалылар өчен чын мәгънәсендә спорт бәйрәменә әверелде. Үзәк стадионга ефәк юлы узган “КамАЗ-Мастер” экипажы килде, Казан “Уникс-2” баскетбол командасы уенчылары буалылар белән очрашты.

Бәйрәм кысаларында Буага Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров та килгән иде. Ул Буаның соңгы елларда күзгә күренеп үсүен, аның һәр почмагында диярлек спорт объектлары, мәйданчыклар калкып чыгуын уңай яктан бәяләде.

– Сезнең спорт белән дус булмый чарагыз юк! – диде ул. Район җитәкчелеге исеменнән спортчыларны, кунакларны район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев сәламләде. Ул Айрат Раифовичка, “Уникс-2” тренеры Андрей Кибенкога очрашуга килүләре өчен рәхмәт әйтте.

Аннан мәйданда спорт бәйгеләре старт алды. Армрестлинг буенча шәхси эшмәкәрләр Гүзәл Шәрәпова һәм Сергей Майоров, гер күтәрүдә медицина учлищесыннан Виталий Кузьмин җиңделәр. Мини-футболда “Батыр-1” командасы көндәшләре “Батыр-2”, Кыят мәктәбе футболчыларын отып, беренче урынга чыкты. Аркан тартуда ветераннар командасы көчлерәк булды. Ә спорт сө-ючеләрнең иң күбе бу көнне баскетбол мәйданчыгы тирәсендә иде. Чөнки ан-да Буаның иң оста баскетболчылары – укучылар, студентлар, хезмәткәрләр “Уникс-2” баскетбол клубы уенчыларыннан мастер-класс алды. Ике командага бүленеп уйнадылар да. Тренерлары Андрей Кибенко профессионаллар белән бер командада уйнауның буалы спортчыларга очрашу вакытында иң ос-та моментларны күрсәтергә мөмкин-лек бирәчәген әйтте. Турнир 97:83 исәбе белән “Уникс-2” командасы файдасына төгәлләнде. 

Айрат Әхмәров бу көнне районда спорт мәктәпләре вәкилләре катнашында пресс-конференция оештырып, алар-ның сорауларына җаваплар бирде. Очрашу ахырында Казан кунаклары ремонттан соң яңартылган “Батыр” спорт мәктәбен карадылар һәм үзәк стадионда шул көнне ярышларда җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында да катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International