Ел да кайтыр идек

2019 елның 23 августы, җомга

Киләсендә дә кайтырга насыйп булсын, дип таралышкан иде карлылар үткән ел авылга нигез салынуга 350 ел тулу уңаеннан оештырылган тантанадан. Теләкләре чынга ашты – шимбә көнне халык төркем-төркем булып мәдәният йорты каршына килде. 

Бәйрәмне авыл аксакалы Солтан Усманов Коръән уку белән ачты. Ул авылдашларга, еракларга китүчеләргә туган нигезләрен онытмауларын, еллар узгач та анда кайтып, тәрәзәләрендә утлар кабызуларын теләде. Җирлек башлыгы Данис Абдрахманов карлыларның бәйрәм-не оештыруда бердәм булуларын ассызыклады. Нинди генә чара оештырсалар да, спонсорлар ярдәмнәренә таянуларын әйтеп, акчалата ярдәм күрсәтү-челәргә рәхмәт хатлары тапшырды.

– Авылның соңгы берничә ел эчендә күзгә күренеп үсүе өчен сөенәм. Республика программасы кысаларында һәр урамында баганаларга яктырткычлар куелды, үзара салым акчасына авыл уртасыннан агучы елга үзәне чистартылып бетә, юллар салу да төгәлләү алдында. Икенче бер программа нигезендә безнең җирлектә агропромпарк төзелә башлады. Бу өстәмә эш урыннары булдырыр, дип ышанып калабыз. Авылда яшьләрнең төпләнеп калуына, балалар саны артуга этәргеч булуына да өмет зур, – диде ул.

Авылым, дип җан атучы якташлары-бызның берсе – отставкадагы хәрби подполковник Расыйх Җәләлов быел да Казаннан бәйрәмгә беренчеләрдән булып кайтып җитте. Сүз алып, авыл тарихы турында өстәмә эзләнүләре турында бәян итте. Авылдашларына республика басмаларында Карлы, аның күренекле кешеләре турында язылган газеталарны таратты. Шулай ук Казаннан кайткан Сәгыйть Гарифҗанов, һәрвакыттагыча, җан дусты гармунын үзеннән калдырмаган.

– Бүген нигезем юк инде. Бәйрәмнең мин туып үскән урамда узуы зур шатлык, – дип тальяны телләренә баса-баса күпләрне яшьлек елларына алып кайтты.

Карлы авылы мәдәният йорты, Адав-Толымбай, Түбән Нартбаш авылларының үзешчән артистлары катнашында зур концерт карады бәйрәмгә килүчеләр. Сөйләшәсе сүзләр кичкә кадәр дә бетмәде, бәйрәм табын артында дәвам итте. Тагын сүз куешып саубуллашты алар: киләсе елда да очрашырга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International