Мәктәпкә барырга акча эшләделәр

2019 елның 23 августы, җомга

Районда быел җәй мәктәп яшендәге балаларга шөгыль үзәге аша шәһәрнең төрле оешма-предприятиеләрендә, мәктәп яны участокларында, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшкә урнашу мөмкинлеге тудырылды.  Район башкарма комитеты боерыгы нигезендә мондый мөмкинлектән 180 яшүсмер файдаланды.

Шөгыль  үзәгеннән алынган мәгълүмат-ларга карганда, закон буенча уку елы тәмамланганнан соң  14тән алып 18 яшь-кә кадәрге яшүсмерләрне вакытлыча   эшкә урнаштыру оештырыла. Июль аенда шәһәрнең җиде мәктәбендә 140 бала   мәктәп яны лагерьларында хезмәт куйган. Эшкә нигездә аз тәэмин ителгән, социаль авыр хәлдәге  гаиләләрдә тәрбия-ләнүчеләр чакырылган. Аларга район бюджетыннан хезмәт хакы өчен  201 мең сум тирәсе акча бүлеп бирелгән.

Моннан тыш,  балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру чорына шөгыль  үзәге аша матди   ярдәм дә күр-сәтелә. Быел 1 июльдән Татарстанның Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан аның күләме 2250 сум итеп билгеләнде. Ул шөгыль үзәге аша эшкә урнашучыларга тулы бер ай хезмәт куйган очракта түләнә.

Моңа өстәп,  төрле хуҗалыкларда, “Буа МППЖКХсы”нда, төзелеш оешмаларында эшләүчеләр  төп хезмәт хакы да алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International