Районда хезмәт коллективлары белән очрашулар дәвам итә

2019 елның 23 августы, җомга

Буа муниципаль районында шәһәрнең хезмәт коллективлары белән очрашулар дәвам итә. ААнда ТР Дәүләт Советы депутатлары, район һәм шәһәр җитәкчелеге, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, сәламәтлек саклау һ.б. вәкилләре катнаша. Шушы көннәрдә «Буа машина төзелеше заводы» ҖЧҖ һәм "Буа шикәре"ҖЧҖ хезмәткәрләре белән шундый очрашу булды.

Очрашу барышында Буа муниципаль районы башлыгы Марат Азат улы Җәббаров муниципалитетның социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре, район халкының тормыш сыйфатын яхшырту өчен гамәлгә ашырыла торган дәүләт һәм муниципаль программалар, уңышлар һәм казанышлар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International