Бүген, 23 август көнне 18:00 сәгатьтә Буа дәүләт драма театрында Иван Вырыпаевның"Иран конференциясе" спектакленең премьерасы була. Барлык теләүчеләрне әлеге көчле, тирән спектакльне карарга чакырабыз!
Дания һәм дөнья интеллектуаль элитасы вәкилләре, заманның иң яхшы акыллары Копенгагендагы конференциягә җыела, бу «Иран проблемасы» — хокук һәм ирекләрне бозу, көн саен җәзалар, Якын Көнчыгыштагы газаплар һәм хәрби конфликтлар турында фикер алышу өчен кирәк. Әмма акрынлап бу мәсьәләләр тормыш мәгънәсе, кеше һәм Алла турында уйлану белән алышына. Тормыш мәгънәсе нидә? Һәм ул, гомумән, бармы? Һәр чыгыш ясаучының бу сорауга үз карашы, үз позициясе бар. Алар фикерләре, белемнәре белән тамашачы белән уртаклаша. Бу спектакль-манифест, ул бәлки без дәшми торган әйберләр турында. Һәм, аны карагач, без һәркем үзенең өчен нәрсәдер ачуын теләр идек. Автор: Иван Вырыпаев Режиссер: Егор Чернышов рәссам: Светлана Тужикова Композитор: Сергей Ушаков Видео: Михаил Иванов ,театрның сәнгать җитәкчесе: Раил Садриев.