Кичә, 22 августта Чистайда 2002-2003 елда туган яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге җиңүчеләре билгеле булды. Чистай шәһәре Үзәк стадионында узган бер округ турнирында республиканың иң көчле командаларын билгеләделәр.
Уен нәтиҗәләре буенча «Батыр» спорт мәктәбе командасы (тренеры Садыков Р.Ф.) алтын медаль яулады. Икенче урында - Азнакай шәһәренең "Азнакай" командасы, 3 урында - Аксубай ш.т. п. "Аксу".
Спортчыларыбызны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа спорт уңышлары телибез!