Буа яшьләре «Төркиләр алтыны» бөтенроссия форумында катнашты

2019 елның 23 августы, җомга

18 августтан 22 августка кадәр Чабаксар шәһәрендә «Төркиләр алтыны»IV бөтенроссия төрки яшьләр форумы узды. Татарстан Республикасы данын Буа яшьләре - Фәскетдинов Самат һәм Каюмов Дилүс яклады.

"Төркиләр алтыны"-ул Россия халыкларының гомумроссия гражданлык бердәйлеген булдыру һәм мәдәниятләрен үзара баету юлы белән яшьләр арасында милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә ярдәм итү максатыннан үткәрелә торган социаль әһәмиятле проект. Быел форумда Россиянең 14 регионыннан 180 дән артык бала катнашты. Барлык балаларны уртак төрки тамырлар һәм үз халкының мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калу теләге берләштерә.

Киңкүләмле проектны ачу тантанасы Чуашстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәисе Иван Моторин, милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык (ФАДН) җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов, Чуваш Республикасының милләт эшләре һәм архив эше буенча мәдәният министры Константин Яковлев, "Чуваш милли конгрессы" ЧОО президенты Николай Угаслов, «Чуашстан халыклары Ассамблеясы» РОО рәисе Лев Кураков катнашында узды.

Форум форматына белем бирү программасы, эксперт бергәлеге, хакимият, мәдәният һәм бизнес вәкилләре белән очрашулар, катнашучыларның тренинглары һәм проект сессияләре, төрки халыкларның тарихи-мәдәни мирасын саклау, нәтиҗәле мәгълүмати һәм ресурс алмашу өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне күрсәтү һәм өйрәнү кертелгән иде.

Форум ахырында яшьләр үзләренең яңа уй-фикерләрен тәкъдим иттеләр, шулай ук фикердәшләре белән бергә гамәлдәге проектларны эшләп бетерә һәм үстерә алдылар. Проектлар эксперт комиссиясе тарафыннан югары бәяләнде һәм катнашучылар өчен яңа тәҗрибә китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International