Атна йомгаклары буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар суктыруда иң яхшы комбайнчыларны билгеләделәр

2019 елның 23 августы, җомга

Район кырларында урып-җыю темпы көннән-көн җыела.  Комбайнчылар аяз көннәрнең һәр минутын нәтиҗәле файдаланырга тырышалар.  Хәзер барлык көчләрне мобилизацияләү мөһим. Алдынгы хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чаралары да каралган, атна саен урып-җыю барышына йомгак ясала, аларның нәтиҗәләре буенча беренче, икенче һәм өченче урыннарны алган иң яхшы комбайнчылар премияләр һәм Буа муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр.

20 августка иң югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар: «Коммуна» ҖЧҖтән Илдус Насыйбуллин, «Авангард»тан Сергей Мостяков һәм Рәдис Төхвәтуллов. Алар Акрос-500 комбайннарында 1232, 1171, 1162 тонна суктырдылар. «Авангард» ҖЧҖеннән Дмитрий Сидоров, Фирзәр Хаттапов һәм Наил Зәйнетдинов Нью Холанд маркалы комбайннарда 1625, 1619, 1525 тонна суктырып, шулай ук атна алдынгылары булдылар.

«Бу-үз эшенең иң чын осталары. Шулай итеп, Илдус Насыйбуллин һәм Дмитрий Сидоров узган ел республика конкурсында призерлар булдылар инде», - дип билгеләп үтте районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов

Районның иң яхшы комбайнчыларын Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов котладылар. Алар хезмәтчәннәргә яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 23 августка Буа районында 26,2 мең га мәйданда ашлык суктырылган, бу барлык мәйданнарның 52% ын тәшкил итә, 81,5 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан 31,1 центнер тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International