Буада «Дөньякүләм театр процессы контекстында заманча милли театр» дигән темага түгәрәк өстәл узды.

2019 елның 24 августы, шимбә

Буада Россиянең әйдәп баручы театр әһелләре катнашында "Дөньякүләм театр процессы контекстында заманча милли театр" дигән темага түгәрәк өстәл узды. "Түгәрәк өстәл" темалары: Россия театр контекстында милли театр урыны: үсеш перспективалары; Кече шәһәрләр театрлары: грантлар беткәч ни булыр, театрларны берләштерү: перспективалар һәм проблемалар.

"Түгәрәк өстәл" кысаларында «HighFest» Халыкара фестивале җитәкчесе, арт-менеджмент һәм мәдәни сәясәт буенча белгеч, Лондон Метрополитен университеты һәм Ереван дәүләт театр һәм кино институты профессоры, Әрмәнстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Артур Гукасян белән очрашу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International