Шәһәребез елдан-ел үсә һәм матурая бара. Урамнарда транспорт агымы арта. Җәяүлеләр үзләрен куркынычсызлыкта икәнлелеген һәрвакыт сизми. Җәяүлеләр арасында балалар да бар. "Светофорик " балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр педагоглар белән берлектә «Баланы кулыннан ал» акциясен үткәрделәр. Шәһәребезнең Мәктәп урамы буенча җәяүлеләр кичүе алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләре турында кисәтүче "Баланы кулыннан ал" язуын төшерделәр. Акциядә машина йөртүчеләр дә катнашты, алар тәрбияләнүчеләргә җәяүлеләр кичү урыннарында игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Белгәнебезчә, өлкәннәр үрнәге, урамда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында вакытында ясаган кисәтү баланың сәламәтлеген, ә иң мөһиме - гомерен саклап кала ала.

