Буада «Ammann Universal АВР-240» фирмасының асфальт катнаш урнаштыру җайланмасы файдалануга тапшырылды

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Буа муниципаль районының Карлы авылында «Татавтодор» АҖнең Буа филиалы сатып алган «Ammann Universal АВР-240»фирмасының асфальт катнаш урнаштыру җайланмасы файдалануга тапшырылды. Аны эшләтеп җибәрү тантанасында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, «Ammann» фирмасы Президенты Шнайдер Ханс-Кристиан, Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, «Татавтодор» АҖ генераль директоры урынбасары Илдус Фәсхетдинов һ.б. рәсми затлар катнашты.

"Ammann Universal 240" югары сыйфатлы асфальт-бетон җитештерү өчен билгеләнгән. Катнашманың сыйфаты лаборатория шартларында сайлап алынган асфальт рецептының төгәлрәк туры килүе хисабына ирешелә. Җайланманың җитештерүчәнлеге сәгатенә 260 тонна тәшкил итә. "Татавтодор" АҖнең Буа филиалы 8,87 гектар мәйданны били, анда асфальт-бетон җайланмасы, көнкүреш биналары булган ремонт-механика остаханәләре, матди складлы салкын стоянка, инерт материаллары өчен мәйданчык, ком катнашмасын саклау өчен ангар, үлчәү, суүткәргеч, газ үткәргече урнашкан.

"Татавтодор" АҖ филиалы өч районны берләштерә: Чүпрәле, Буа, Тәтеш. Төп эшчәнлек-1000 км озынлыктагы автомобиль юлларын карап тоту һәм ремонтлау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International