Яшьләр парламентына кандидатлар өчен тавыш бирү

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

22 августтан 6 сентябрьгә кадәр «Ачык Татарстан» сайтында «Татарстан Республикасында яшәүчеләр арасында сораштырулар» бүлегендә 1 чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентын – яшьләрнең «тавыш» ын тәкъдим итүче ТР Дәүләт Советы каршындагы киңәшмә һәм консультатив органны формалаштыру максаты белән Тавыш бирү уза.

Татарстан Республикасы Яшьләр парламентына Буа муниципаль районыннан Самат Фәсхетдинов, Айдар Вәлиев, Руслан Смирнов һәм Людмила Ванямова кандидатлар булып торалар. Безнең яшьләребезгә сайлауларда ярдәм итик.  Алар өчен үз тавышыңны түбәндәге сылтама буенча узып бирергә була: https://open.tatarstan.ru/polls,  "Буа муниципаль районыннан Кандидат".

Татарстан Республикасы тиешле муниципаль берәмлегендә иң күп тавыш җыйган кандидатлар муниципаль районнардан, шәһәр округларыннан кандидатлар исемлеге буенча җиңүчеләр дип таныла.

Яшьләр парламенты составына 100 кеше сайланачак. Шул исәптән:
- Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 45 вәкил.;
- 35 кеше, билгеләнгән тәртиптә теркәлгән Республика яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләрен, Татарстан Республикасында Гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмалары бүлекчәләрен, республика иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмаларын, аларның устав максатлары-яшьләрнең үсеше һәм үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру һәм аның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында һәм Дәүләт Советында тәкъдим ителгән сәяси партияләр;
- Яшьләр парламентына сайлау өчен үз кандидатураларын күрсәткән 20 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International