Татарстан Росреестрында күчемсез милекне электрон рәвештә теркәү буенча кайнар линия булачак

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Күчемсез милек өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, шул исәптән күчемсез милекне электрон мошенниклардан саклауга юнәлдерелгән закон үз көченә керү белән бәйле рәвештә, 27 август көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәвенә алу сораулары буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрәчәк.

Казан халкының сорауларына (843) 255-25-71 телефоны буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова җавап бирәчәк.

Татарстан Республикасының башка шәһәрләрендә һәм районнарында яшәүчеләр өчен телефоннар Идарәнең  rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында  –  Гражданнарның мөрәҗәгатьләре -Кайнар линияләр бүлегендә урнаштырылган.

Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International