2019 елның 8 сентябрендә Буа шәһәрендә 2019-2022 елда беренче чиратта төзекләндерү өчен җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча рейтинглы тавыш бирү узачак.
2020 елда төзекләндерү өчен сайлап алынырга тиешле иҗтимагый территорияләр билгеләнгән. Андыйлар өч: 1. Шикәр заводы паркы; 2. ТАССРның 100 еллыгы паркы; 3.Үзәк мәйдан. Бу көнне төзекләндерү өчен тәкъдим ителгән территорияләрнең берсен сайларга кирәк булачак. Буа шәһәренең мәдәният йорты, Буа шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче урта мәктәбе, Буа шәһәренең 2 нче лицее, яңа поликлиника, "Буа шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" ДКУ, Буа медицина училищесы, "Шикәрче" клубы, «Юность» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе бинасында үз тавыш бирергә мөмкин.
Көтәбез сезне!

