26 август көнне Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән традицион киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында Буа шәһәре прокуроры Марс Фәткуллин Буа районы территориясендә җитештерү травматизмының артуы турында хәбәр итте. Буа районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов терлек азыгы әзерләү, бөртеклеләрне җыю, көзге чәчү, туфрак әзерләү һәм фермаларны кышкы абзарларга әзерләү турында сөйләде. Буа районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев ТР Дәүләт Советына депутатлар һәм җирле совет депутатларын сайлауларны үткәрүгә әзерлек, рейтинглы тавыш бирүне оештыру, җирле һәм төбәк әһәмиятендәге юллардагы эшләр турында чыгыш ясады. Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов дәүләт хезмәтләре Порталы аша ТКХ хезмәтләре өчен түләү турында сөйләде. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән узган затларны диспансерлаштыру, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе нәтиҗәләре, Республика һәм Шәһәр көненә багышланган программа турында сөйләде.
Шулай ук гомуми белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеге, беркетелгән территорияләрне җыештыру, беркетелгән территорияләрдә агачлар һәм куаклар утырту һәм 2019-2020 еллардагы җылыту сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды.