"Коммуна" ширкәтендә быел бөртекле һәм кузаклы культуралар 2529 гектарда. Җитәкче Сәлим Даутов сүзләренә караганда, уңыш бу мәйданның 75 процентыннан җыеп алынган. Уртача уңыш 43,3 центнер тәшкил итә. Борчак-32,5, сабан бодае 49 центнер. Суктыруда 5 комбайн эшли. Һава шартлары уңай булса механизаторлар уракны 5-6 көн эчендә төгәлләргә планлаштыралар. Әтиле-уллы Илдус һәм Радик Насыйбуллиннар сезон башыннан 19500 центнер, Ришат Ибләминов "Дон-1500" комбайнында 16 мең центнер ашлык суктырдылар.
Хуҗалыкта шулай ук көзге культуралар чәчүне оешкан төстә алып баралар.