"Гармония" үзәге хезмәткәрләре янгын сүндерү-техник минимумны үзләштерделәр

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Ял итү үзәгендә Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләренең янгын-техник минимумга өйрәнүләре узды. Укуларны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе УНД һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча МОНД инспекторы А.Р. Хәйруллин үткәрде.  Уку кысаларында хезмәткәрләр янгынны булдырмауга юнәлтелгән чаралар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм инструкцияләре белән таныштылар, яну һәм янгын вакытында төп чараларны һәм саклану ысулларын өйрәнделәр. Моннан тыш, хезмәткәрләр янгын сүндерү чараларын куллану ысулларына җентекләп өйрәнде. Үзәкнең 67 хезмәткәре укуларда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International