Республика һәм Шәһәр көненә багышланган бәйрәм Буада 30 августта узачак.

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Республика һәм Шәһәр көненә багышланган бәйрәм 30 августта шәһәрнең үзәк мәйданында, Үзәк паркта һәм Трусенев исемендәге стадионда узачак. Башлана 18 сәгатьтә.
Тантаналы өлеш башланганчы, 16 сәгатьтә, Орел өлкәсенең «Костер» берләшмәсе ветераннары һәм эзтабарлары катнашында, Ркия Мусинаның совет солдаты калдыкларын шәһәрнең Иске Татар зиратында җирләү тантанасы була. 17 сәгатьтә Туган якны өйрәнү музеенда күргәзмә залын ачу.

Бәйрәмне тантаналы рәвештә район башлыгы Марат Җаббаров ачачак. Аннан соң булачак беренче сыйныф укучыларына дәүләт бүләкләре, букчалар, Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру булачак. Чакырылган кунакларның чыгышлары һәм котлаулары. Җитештерү һәм янәшәдәге территорияне, шәһәр һәм авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыкларны иң яхшы чәчәкләр белән бизәү конкурсына йомгак ясау. Үзәк мәйданда хезмәтләрнең махсус техникасы эшен тәкъдир итү. Казан шәһәренең эстрада артистлары һәм районның үзешчән сәнгать осталары концерты. Шулай ук рәсем, декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-класслар, чәчәкләрдән ясалган эшләнмәләр, балалар өчен күңел ачу мәйданчыклары эшлиячәк, урам киносы күрсәтеләчәк, халык өчен буккроссинг, пленэр, шаржлар. Шулай ук бәйрәм чаралары кысаларында шахмат-шашка турниры, футбол матчы, стритбол, җиңел атлетика буенча ярышлар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында велоузыш узачак.

Территориядә сәүдә-күңел ачу мәйданчыклары, җәмәгать туклануы пунктлары эшләячәк.
Чара 21.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.
Хуш киләсез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International