Буа театр сулышы белән яшәвен дәвам итә

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

 

“Буа: диалог киңлекләре” халыкара фестивале тәмамланырга өлгермәде, Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта  Әрмәнстаннан әйдәп баручы театр әһелләре икенче бер масштаблы һәм мөһим чарага җыелды. Узган атнада “Буа талиясе” өченче театраль лабораториясе үз эшен тәмамлады.

Бик кыска вакыт эчендә әзерләнгән дүрт спектакль эскизы күрсәтелде һәм критиклар, төрле театрлар җитәкчеләре, баш режиссерлары тарафыннан югары бәя алды. Бигрәк тә артистларның остаруга омтылышлары хупланды. Мәскәүдән ГИТИС  һәм дәүләт хореография академиясе доценты, “Театраль олимп” фестиваленең жюри әгъзасы Юлия Большакова экологик чиста җирлектә эшләүче артистларның йөзләре нурлы булуын, эшлиселәре килүен һәм һәр әйткәнне сеңдереп торуларын ассызыклады. Буа дәүләт драма театры директоры Раил Садриев Мәскәүдән Александр Вислов, Казаннан Нияз Игъламов җитәкчелегендә оештырылган әлеге лабораториянең нәкъ менә артистларны үстерү, шулай ук репертуар сайлау макстын күздә тотуын әйтә дә. Быел дүртесеннән икесен сайлаганнар. Алар  – “Предложение” һәм “Лысая певица”. Икенчесен узган еллардагы фестиваль кысаларында Димитровград театры артистлары уйнаган иде.

– Александр Огарев куелышында ул бөтенләй башка төрле яңгырашта, – ди Раил Илдарович.

Театр әһелләрен буалы артистларның үзенчәлекле булулары гына түгел,  лаборатория оештыру,  кечкенә җирлектә шундый масштаблы халыкара фестиваль үткәрү, Буа театрының тулаем эшчәнлеге дә гаҗәпләнергә һәм сокланырга мәҗбүр итте. Алар бу хакта үз фикерләрен заманча милли театрның дөньякүләм театр процессындагы урыны, үсеш перспективалары турында сөйләшүгә багышланган “түгәрәк өстәл” артында җиткерделәр. Биредә милли, кече шәһәрләр театрларының проблемаларын да барладылар, театрга тамашачыларны җәлеп итү буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Сөйләшүдә “HighFest” халыкара фестивале җитәкчесе,  Лондонның Метрополитен университеты һәм Ереван дәүләт театр һәм кино институты профессоры, Әрмәнстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Артур Гукасян да катнашты. Ул төрле фестивальләрнең нәкъ менә кечкенә җирлекләрдә үткәрелүе дөрес булуын әйтте, Буа театрыннан үрнәк алырга, аларны исә төрле грантларда катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International