Узган шимбәдә районда яңа объект – “Татавтодор” җәмгыятенең Буа филиалының заманча асфальт-бетон заводы ачылды. Ул “AMMAN UNIVERSAL-240” швейцария технологиясе буенча җиһазландырылган. Әлеге чит ил механизмы белән комплектлаштырылган заводның җитештерү күләме дә күбрәк, продукциянең сыйфаты да яхшырак.
Бу хакта ачылу тантанасына килгән Та-тарстанның Транспорт һәм юл хуҗалы-гы министры Ленар Сафин да әйтте.
– Әлеге заводның теләсә нинди типтагы асфальтны, бетонны ясарга куәте җитә. Биредә сәгатенә 240 тонна сыйфатлы продукция җитештереләчәк. Иң мөһиме – ул экологик яктан чиста предприятие, һавага бернинди зыянлы матдәләр чыгарылмый,– диде ул.
Швейцария технологиясе белән ясалган асфальтның юл төзелешендә иң яхшы чимал булуын “Амман Групп” холдингы президенты Ханс-Кристиан Шнайдер да билгеләп узды. Аның әйтүенчә, холдинг “Татавтодор” җәмгыяте белән күптән хезмәттәшлек итә. Мондый җайланма-лар республиканың Апас, Арча, Аксубай, Саба, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама районнарында уңышлы эшләп килә.
Ханс-Кристиан Шнайдер югары сыйфатлы асфальтның сере аның рецептында булуын әйтә. Состав лаборатория шартларында җентекләп тикшерелә, аңа Урал якларында чыгучы авырлыкка чыдам таш та кушыла. Бу – юлларның озак еллар буе хезмәт итүенең гарантиясе. Асфальт, бетон ясау процессы компьютер ярдәмендә идарә ителә. Оператор реаль режимда төрле агрегатларның төгәл һәм технологик таләпләргә туры китереп эшләвен контрольли. Җайланманың комплектында уникаль AFA агрегаты да бар. Анысы җитештерү барышындагы тузанны “йота”, шул рәвешле һаваны пычратучы матдәләр чыгарылмый.
Муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров әлеге заманча объектның буалылар өчен зур шатлык булуын ассызыклады. Аның белдерүенчә, ел ярым эчендә төзелгән завод райондагы юллар төзелешенә сыйфатлы чимал җитештерү өстенә җирле халыкка өстәмә эш урыннары да бирә.
– Татарстан Президенты Рөстәм Миңне-ханов өч ел эчендә республиканың барлык торак пунктларындагы ишегалларны тиешле нормативка туры китерү бурычын куйды. Аннары районда 400 километрга якын юллар бар, өстәвенә, әле федераль трасса да уза. Аларны карап, ремонтлап тору таләп ителә. Бу зур күләмле эшләрдә яңа завод җитеш-тергән асфальт-бетон кирәк булачак, – диде Марат Азатович.
Тантана соңында завод төзелешендә катнашкан хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.