Килдураз авыл җирлеген чишмәләр ягы дип әйтсәң дә, ялгыш булмас. Мондагы авылларда ел саен чишмәләр төзекләндерелмичә калмый. Быел өчесен яңарттылар.
Биредә туып үскән, яшәгән халык та шундый – чишмә дисәләр, көчләрен дә, акчасын да кызганмыйлар, үзләре дә җиң сызганып эшкә тотыналар. Шундыйларның берсе – “Коммуна” җәмгыятенең элеккеге җитәкчесе мәрхүм Җәүдәт Хөсәеновның олы улы Айрат. Ул быел Мәскәүдән кайтып, авыл уртасындагы чишмәне төзекләндерде.
– Бәбки авылыннан Килдуразга кадәр торба сузып, әти китерткән чишмә суы бу. Берничә ел бу урында иске колонка гына торды. Авыл егетләре белән сөйләштек тә, яңартырга булдык. Тимердән ясалган беседка куйдырдык, колонка урнашкан урынга бетон аслык җәйдек. Бу эштә Наил абый Галиев Һәм Динар Хөсәенов булышты. Авыл халкы бу матур урынга килеп, тәмле су алып китсен, – диде Айрат.
Ул икенче елны да бу изге эшен дәвам итәргә исәпли. Авыл башындагы чишмәне дә яңартачакмын, дип үз-үзенә сүз биргән.
Әлеге чишмә быел ремонтланганнардан соңгысы. Авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Әхәтов белдерүенчә, моңа кадәр Килдураз күле янындагысы һәм Бәбки авылындагысы төзекләндерелгән. Беренчесен авыл көненә дип өлгерткәннәр. Әлбәттә, иганәчеләр ярдәме белән.
– Күл янында иске бер колонка гына тора иде. Ә хәзер күл территориясе халыкның ял итү урынына әверелде. Беседка куйдык, декоратив җиһазлар урнаштырдык. Авылны яңартырга булышучыларга халык бик рәхмәтле,– ди Зөлфәт Зөфәрович.
Бәбки авылының тау астыннан тибүче чишмәнең “җанлануына” да яше-карты шатланып туя алмый. Үзара салым акчасына шулкадәр матурлык эшләнгән бит! Агач улактан челтерәп агучы саф суны каян гына килеп алып китмиләр! Шәһәрдән җәен яшәргә бирегә кайткан әбиләр өчен ул әле кадерле хатирә дә.
– Без бу тауларда уйнап үстек. Чишмәләр күп иде. Аның суы бик чиста, кер чайкаганда кул туңа. Безнең гаилә өчен бигрәк тә кадерле ул. Алдан бу чишмәне әтием Гарифулла, аннан ирем Әхмәдулла карап, чистартып тордылар. Алар мәрхүм булгач, аның суы саекты, бетә башлады. Быел Ходайга шөкер, чишмәбезне кире кайтардык,– диде 72 яшьлек Талия апа Рәхмәтуллина.
Сәяхәтебез соңында авылның тагын бер чишмәсе янында тукталдык. Борынгы православие чишмәсе ул. Соңгы тапкыр аңа 1911 елда ремонт ясалган. Җирле легенда буенча анда купель булган. Чишмә төзелеше буенча борынгы ак мичне хәтерләтә, ишекләре бикле.
– Тарихи йөзен бозмыйча киләчәктә аңа ремонт үткәрәсе иде. Бу хакта музей хезмәткәрләре белән дә сөйләштем. Авыл тарихының уникаль һәйкәле ул, – диде Зөлфәт Әхәтов.