“Көпчәкле поликлиника” үз эшен дәвам итә

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Ерак һәм кечкенә авылларда яшәүчеләргә табиблар үзләре килә. “Мобиль поликлиника” дип аталган күчмә медицина комплексы алдан Тәтеш районында булды. Инде атна дәвамында ул Буа районында эшли.

Агымдагы елның февралендә Чистайда “Бердәм Россия көннәре” вакытында халык кечкенә авылларда тар белгечле табиблар ярдәмен ала алмауларыннан зарланган. Бу уңайдан Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Президент Рөстәм Миң-неханов белән очрашып, аңа халыкның әлеге мөрәҗәгатен җиткергән. Шуннан соң Президент кушуы буенча, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы дүрт мобиль поликлиника сатып алган. Алар барысы да Казан шәһәренең 7 номерлы клиник дәваханәсе карамагында. Алдан әйт-кәнебезчә, әлеге учреж-дение табиблары диспан-серизациянең икенче этабы һәм диспансер күзәтүе кысаларында әлегә кадәр Тәтеш районының 649 пациентын кабул итте. Шу-ларның 105 алга таба тик-шерүгә, 10сы күз авырулары буенча операциягә җибәрелгән. 

Ә Буа районында “сәла-мәтлек поезды” бер меңнән күбрәк кешене кабул итәчәк. Ул Иске Суыксу, Янтуган, Кайбыч, Килдураз авылларында “төпләнеп”, якын-тирә авылларда яшәүчеләрне колачлаячак.

Хәзерге вакытта ул Иске Суыксу авылында эшли. Биредә табиблар Яңа Тинчәле, Кыят һәм Әлши авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне кабул иттеләр. Ә аларны махсус микроавтобуста алып каләләр.

– Мин гомер буе колхозда механизатор булып эшләдем. Олы яшьтә Казанга кадәр чыгып ки-тәргә дә авыр бит әле. Шөкер, менә бүген миңа кирәкле табиб-уролог үзе килгән, күренеп чыктым. Ничек уңайлы, – диде Яңа Тинчәле авылыннан килгән Дамил абый Фәткуллин. Аның сүзләренә Әлшидән кил-гән Владимир Львов та кушылды.

– Дөрестән дә, авыл халкы өчен уйланып эшләнгән эш бу. Мин күзләремне күрсәтергә килдем. Күп-тән мондый консультация кирәк иде, – диде ул.

Үзәк дәваханә баш табибы Рөстәм Сәмәрханов сүзләренә караганда, халыкка урологтан, офтальмологтан тыш гинеколог, невролог, кардиолог, кан тамырлары хирургы хезмәт күрсәтәләр.

– Алты төрле белгеч кабул итүдән тыш кирәкле анализлар да алына һәм ясала. Кардиологка диагностикалау өчен без биредәге фельдшерлык-акушерлык пунктында электрокардиограмма яз-дыру пунктын булдырдык, – диде ул.

Шулай ук баш табиб мобиль поликлиника бу юлы күбрәк хроник авырулары булучыларны кабул итүен, икенче елларда ул районның башка пациентларын да колачлаячагын әйтеп узды. Чөнки “көпчәкле поликлиника” алга таба да авылларга ярдәмгә киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International