Иң тәмле җиләк көзен өлгерә

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Бик-Үтидән фермерлар Миләүшә һәм Җәмил Дәүләтшиннар инде икенче ел рәттән җәйнең генә түгел, көзнең дә тәме җиләктә булуын раслап киләләр. Былтыр сентябрьдә кура җиләге белән шаккатырганнар иде. Быел кураларга бакча җиләге дә өстәлде.

Гадәти җиләкне дә туйганчы ашап булмаган быелгы елда инде көз җиткәндә эре, телеңне йотарлык тәмле җимешләр белән сыйлану көтелмәгән бүләк кебек.

– Җәй көнендә җиләк белән кемне дә шаккатырып булмас иде. Махсус соң өлгерә торган ремонтантлы сортларны сайладык. Бер гектарда 40 мең төп. Уңышын әле җыя гына башладык. 5-6 тоннадан ким булмас, дип торабыз, – ди Җәмил.

Мондый җиләкләр үстерү әле яңа төрле юнәлеш. Шуңа да Дәүләтшиннарга сортлары, технологиясе белән танышу өчен төрле өлкәләргә күп йөрергә, өйрәнергә туры килә. Җир өстеннән 15-20 сантимерт калкып торган 80-90 сантиметр киңлектәге буразналар махсус пленка белән томаланган. Шахмат тәртибендә урнашкан үсентеләр суны, кирәкле туклыклы матдәләрне  тамчылап ала. Суны ясалма күлдән китерүче торбалар – пленка астында.  Бу процессны Самарадан махсус техниканы арендага алып башкарганнар. Җирне ике атна су сибеп тыгызлаганнан соң июнь башында чират үсентеләргә җиткән. Озын тамырлы җиләкләрне махсус кечкенә көрәкләр белән утыртканнар.

– Җиләкләре мул һәм дәррәү уңыш бирсен өчен беренче чәчәкләрен өздек. Үсентеләр ныклап күтәрелеп киткәч кенә тими башладык. Ә мыекларын даими өзеп торабыз, – ди фермер.

Кышка кергәндә үсентеләрне тукылмаган материал белән томаларга кирәк булачак. Ә әлегә бар көч уңыш җыюга юнәлтелгән. Ике төр җиләк өчен дә урак беренче суыкларга кадәр дәвам итәчәк. Куралар да эре, тәмле җиләкләре белән сөендерә башлаган инде.

– Кура җиләге быел яңгырлар күп булу аркасында былтыргыдан бераз соңгарак калды. Җиләкләре күп, өлгереп кенә җитсеннәр инде, – ди әти-әнисенә булышырга кайткан олы кызлары Лилия.

Кияүләре Ленар да отпуск ялын бакчада эшләп үткәрә. Гаиләнең дуслары, туганнары җыйган җиләкләрне кырдан чыгарып тора. Оныклары Асель белән Әмир дә кырда – җиләкләрне тәмләп торалар. 

Ике төр җиләккә дә сорау бар бүген. Ә Дәүләтшиннар киләчәктә эре сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек итү өчен бакча җиләге мәйданын тагын да арттырырга, 5 гектарга җиткерергә, сортларын да ишәйтергә планлаштыралар. Алай гына да түгел: берәр гектарын булса да тоннель астына кертмәкчеләр.

– Конкурентлыкка чыдам булу өчен бар нәрсәне исәпкә алырга кирәк. Син яңгыр, суык аркасында җиләкне вакытында җыеп, китереп өлгертә алмасаң, урыныңны башка кеше алачак. Ә мәйданның өсте ябык булганда җил-яңгыр куркыныч түгел, – ди Җәмил.

Тагын алма бакчасын 15-20 гектарга зурайтырга исәплиләр. Үсентеләре питомникта үстерелә инде. Аларны быел көздән алып кайтып утырту өчен тагын бер ясалма күл кирәк. Барлык документ эшләре төгәлләнгән, тендерны откан төзүчеләр килгәнне генә көтәләр. Ә алмагачлар утыртылачак урынны берничә кат чүп үләненә каршы эшкәрткәннәр. Шулай ук кура җиләгенең 5 төрле сортын үстереп карап, аннан безнең климатка яхшырак туры килгәнен сайлап алмакчылар. Эшкәртү заводы төзү дә – киләчәк планга кертелгән. Насыйп булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International