Кичә, 27 август көнне, Буа муниципаль районының картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, бәйрәм чараларын үткәрү вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, учреңдениедә яшәүчеләрне эвакуацияләү буенча күнекмә узды. Шулай ук хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар арасында Террорчылыкка каршы саклану, гадәттән тыш хәлләрне һәм янгын куркынычсызлыгын булдырмау буенча инструктажлар үткәрелде.
Билгеләп үтик, әлеге чара гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, эвакуацияләү буенча уңышлы гамәлләр башкару өчен һәм учреждение хезмәткәрләренең һөнәри һәм психологик әзерлеген хәзерге заман дәрәҗәсендә саклау максатыннан оештырылган. Күнегүләр барышында интернат-йорт персоналының гамәлләре тикшерелде, янгын чыккан очракта, эвакуация планы эшләнде, автоматик янгын сигнализациясе системасының төзеклеге тикшерелде.
Хезмәткәрләренең көйле һәм ышанычлы эше нәтиҗәсендә тренировка уңышлы узды. Алар оешкан төстә, паникага юл куймыйча, карамакта булучыларны бүлемләрдән чыгардылар, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә чыгарга булыштылар. Йөри алмаганны носилкаларда алып чыктылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)