Бүген, 28 августта, район башлыгы Марат Җәббаров капиталь ремонттан соң Кайбыч төп гомуми белем бирү мәктәбен ачты.
Уку йорты 1984 елда ачылды. Шул вакыттан бирле биредә бер генә тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Комплекслы капиталь ремонт үткәрүнең кискен кирәклеге белем бирү процессын тулысынча башкарырга мөмкинлек бирмәде. Ремонтка республика бюджетыннан якынча 29,5 млн сум бүлеп бирелгән. Подрядчы оешма «ПМК - 6» ҖЧҖ оптималь срокларда һәм яхшы сыйфат белән зур күләмдә төзелеш эшләре башкарды. Һәм яңа уку елын 45 бала һәм 13 педагог яңартылган мәктәптә каршылаячак.
Марат Азатович башкарылган эшләрнең сыйфатын өйрәнде һәм аларга югары бәя бирде. «Капиталь ремонттан соң мәктәп уку елы башына әзер. Ул укучыларны укудагы яңа җиңүләргә рухландырыр дип ышанам!» ,- дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук мәгариф учреждениесен ачу тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова, Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камәртдинов, «Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ начальнигы Илгиз Ханбиков, Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Нияз Абдрахманов, подрядчы оешма җитәкчесе Раян Әбүзәров катнашты.