Яңа уку елы алдыннан балаларны йөрткәндә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан районның гомуми белем бирү оешмалары укучыларын йөртүче автобусларны карап чыгу уздырылды, анда Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов та катнашты.
Автобусларда куркынычсызлык каешлары булуга, тахографлар белән җиһазландырылуга, тормоз системасының төзеклегенә һәм куркынычсызлыкка йогынты ясаучы башка параметрларга игътибар бирелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча районның белем бирү оешмаларының барлык мәктәп автобуслары балаларны имин йөртү өчен әзер дип табылды.