Бүген Буа туган якны өйрәнү музеенда якташыбыз, рәссам Рамилә Әхмәтованың «Акварель поэзиясе»дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды. Галереяда 49 эш тәкъдим ителгән, алар киндердә һәм кәгазьдә акварель белән башкарылган. Экспозицияне ачу тантанасында сәламләү сүзе белән Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова чыгыш ясады.
Символик ал тасманы Лилия Садретдинова, эшләр авторы һәм аның кызы Нурия Әхмәтова кистеләр. Чара кысаларында Татарстанның атказанган артисты Фирзәр Мортазин тамашачыларга яраткан җырларын бүләк итте, район мәгариф бүлеге каршындагы сәнгать мәктәбе укытучылары Газинур Хәйретдинов белән Марат Мингалиев баянда татар мотивларын башкардылар.
Рамилә Әхмәтованың эшләр күргәзмәсе буалыларны һәм шәһәр кунакларын сентябрь ахырына кадәр сөендерәчәк. Көтеп калабыз!