Буада нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 30 августы, җомга

29 августта ЭПУ "Буа газы" нда нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котларга Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов килгән иде.

“Сезнең хезмәтегез, осталыгыгыз һәм эшкә җаваплы каравыгыз аркасында йортларда яшәүчеләр җылылык, газ белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмый. Бу-бердәм эш һәм сезнең барлык кирәкле профилактик чараларны вакытында үткәрү, җиһазларны ремонтлау нәтиҗәсе", - дип билгеләп үтте Ранис Рафис улы һәм нык сәламәтлек, энергия, авыр һәм җаваплы эштә һөнәри уңышлар теләде.

Чара барышында алдынгы хезмәткәрләргә грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Җыелучылар өчен районның үзешчән сәнгать артистлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International