3 сентябрь көнне илебезнең барлык почмакларында да төп максаты – терроризмга каршы көрәштә җәмгыятьне берләштерү, Россиядә һәм бөтен дөньяда терроризм корбаннары истәлеген саклап калу максатыннан чаралар үткәрелә. Шундый чараларның берсе - «Яшәү тамчысы» акциясе, анда Буа шәһәренең «Солнышко» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Балалар куллары белән «көймә» ясап су җыйдылар һәм террорчылар кулыннан гаепсез һәлак булган барлык корбаннарны искә алдып, чәчәкләргә су сибтеләр. Аларга әти-әниләре, шулай ук гади узып баручылар да бик теләп кушылды.
Исегезгә төшерәбез, бу көн 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Ул чакта террорлык акты вакытында берничә йөз кеше үлгән, аларның күбесе балалар иде. Тоткынлык вакытында алар өч көн давамында бер тамчы су да эчә алмаганнар.