3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Россиядә ел саен 3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә.
 Истәлекле көн 2005 елның 21 июлендә кабул ителгән "Россиянең Хәрби дан көннәре (Җиңү көннәре) турында "Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" федераль закон белән билгеләнгән иде. Ул 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана, ул чакта үзенең рәхимсезлеге буенча моңарчы күрелмәгән террорлык акты нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше, нигездә, хатын-кызлар һәм балалар һәлак булды.

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне терроризм кебек куркыныч күренешкә каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыра.

Бу көнне россиялеләр Бесланда, Дубровкада театр үзәгендә, Буденновскида, Первомайскида, Мәскәүдә, Буйнакскида, Волгодонскида торак йортлар шартлаган вакытта, йөзләгән башка террористик актта террорчылар кулыннан һәлак булган меңнәрчә ватандашларын искә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International