Сыер өчен тагын бер субсидия

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Шәхси ярдәмче хуҗалыкта савым сыерларының баш саннарын, терлекчелек продукциясен җитештерү күләмен саклау һәм  арттыру максатында район башкарма комитеты тарафыннан чираттагы карар кабул ителде. Ул сөтлебикәләрне асрау өчен алынган бөртек фуражының бер өлешен субсидияләүне күздә тота. Мондый ярдәм кемнәргә бирелә? Әлеге материалда шуңа ачыклык кертергә булдык.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов раславынча, төп шарт булып агымдагы елның 1 июленә шәхси хуҗалыкларда өчтән ким булмаган  савым сыеры асралу тора. Әлеге таләп үтәлгәндә һәм сөтлебикәләрне асрау өчен бөртек фуражы сатып алганда, субсидиягә гариза язарга була. Гражданнар әлеге гаризага ияртеп район башкарма комитетына азык алуга чыгымнарны раслаучы документларны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алу буенча электрон хуҗалык кенәгәсеннән күчермәне, ветеринария хезмәтчелегенең планлы ветеринария чараларын үткәрү турында белешмәсен дә китерергә бурычлы. Шулай ук банк реквизитлары һәм башка документлар таләп ителә. Тулы исемлек һәм субсидия алганнан соң үтәлергә тиешле шартлар белән һәр авыл җирлеге башкарма комитетында танышырга була. Биредә гаризаларны тутырырга да ярдәм итәчәкләр.

Бер тапкыр бирелүче субсидиянең күләменә килгәндә,  бер баш сыерга алынган 100 килограмм бөртек фуражы чыгымының  50 проценты кире кайтарылачак.

– Фуражның максималь бәясе – бер килограммы 10 сум итеп билгеләнде. Аннан чыгып исәпләгәндә, бер баш сыерга субсидия күләме 500 сум туры килә, дигән сүз. Сыерлар саны өч икән гомуми сумма 1500 сум тәшкил итәчәк. Маллар исәбе күбрәк булган саен субсидия дә үсәчәк. Билгеле, фураж бәясенә карап, ул берникадәр кимрәк тә булырга мөмкин, – ди Ранис Габитов. Авылда яшәп, терлекчелек белән көн күрүчеләр һәртөрле ярдәмгә шат.

– Өч баш сыер асрыйбыз. Тиздән аларны бишкә җиткерергә исәплибез – ике танабыз да бар. Маллар өчен бөртек фуражын бары сатып алабыз. Субсидия бик ярап куячак. Озакка сузмый авыл җирлегенә барып барысы турында да белешәсе һәм гариза язасы булыр. Әле бит республика бюджетыннан да ярдәм бирелә. Өч баш сыер булгач, ул да зуррак – һәрберсенә 4әр мең сум, – ди Алших авылыннан Җәүһәрия Сәйфетдинова.  Ире Рафис Шәрипов шәхси хуҗалыкларга техника сатып алганда берәр төрле программада катнашу мөмкинлеге бирелүенә өмет итә.

– Терлекләр өчен үләнне күрше-тирәдәге буш бакчаларга чәчәбез. Шуннан чаптырабыз. Моның өчен быел 65 мең сумга чапкыч сатып алдык. Былтыр – трактор алган идек, – ди ул. Хуҗалар үз көчләре белән 30 тонна сенаж базлаганнар. Үз куллануларыннан арткан сөтне дәүләткә тапшыруның быел отышлы булуын әйтәләр.

– Әлегә кадәр көн саен 60-70 литр сөт сатып килдек. Бәяләре ел башыннан күтәрелә барды, 21 сумга җитте. Моны әйбәт, дибез, – ди Җәүһәрия. Әле бу гаиләгә район бюджетыннан ярдәм моның белән генә бетмәячәк. Сыерлары саны 5кә җиткәч, арткан ике баш өчен 5әр мең сум алачаклар. Ранис Габитов әйтүенчә, агымдагы елның ике кварталында арттырылган 150 баш сыер өчен шәхси хуҗалыкларга 750 мең сум акча түләнгән. Авыл җирлекләре арасында сыерлар саны 20 башка артучылар да бар. Алших авыл советы секретаре Алина Кириллова сүзләренә караганда, бүген авыл җирлегенә кергән авылларда 122 хуҗалыкта 171 сыер исәпләнә. Ел башы белән чагыштырганда өчкә арткан. 13 хуҗалыкта 3 һәм аннан күбрәк сыер бар. Иң күп – 16 сыер Хизриевлар хуҗалыгында, Сидоровлар һәм Исхаковлар – алтышарны асрыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International