Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2019 елның 11 сентябреннән 25 сентябренә кадәр ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Шулай ук "кайнар линия" Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында (84374) 3-52-89 телефоны буенча үткәрелә.