Татарстан Росреестры " ТНВ " телеканалында законнардагы мөһим үзгәрешләр турында

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

5 сентябрьдә ТНВ телеканалында Татарстан Росреестры катнашында «Манзара» татар телендә иртәнге мәгълүмати-танып белү программасы чыгачак.

Әлеге программа кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең документларны эшкәртү бүлеге башлыгы Алмаз Арсланов телевизор караучыларга яңартылган дача амнистиясенең нинди объектларга таралуын һәм күчемсез милекне электрон рәвештә теркәгәнче нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатачак.

«Яңа Гасыр» телеканалында «Манзара»программасын карагыз. Программаның кабатлануын 16.10 сәгатьтә «ТНВ-Планета» спутник телевизион каналында карарга мөмкин.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, булган телеэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru «Матбугат хезмәте-Видеорепортажлар» бүлегендә, шулай ук «ВК» социаль төркемендә (vk.com/rosreestr16).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International