"Татарстан яшьләре" хәрәкәте Буада «Автобус 14..30» акциясен үткәрде.

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

«Автобус 14..30» яшьләр акциясенең төп максаты – җирле яшьләрне районда яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга җәлеп итү. Моның өчен «Татарстан яшьләре» иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре иң яхшы идеяләрне туплаячак һәм муниципаль районда тормыш ничек оештырылырга мөмкин икәнлеген күрсәтә алачак. ⠀

Буа шәһәренең мәдәни үсеш үзәге залында рәсми булмаган шартларда Буа муниципаль районы  башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, дәүләт тармак программаларын тормышка ашыру һәм үстерү бүлеге башлыгы Владислав Усанов районның яшьләр активы, укучылар һәм студентлар белән аралаштылар.

Буа муниципаль районы яшьләре кунакларга актив яшьләргә ярдәм итү һәм матди кызыксындыру, Яшьләр министрлыгында стажировка узу һәм тәҗрибә уртаклашу, вакыт уздыру һәм уңайлы ял итү өчен яңа зоналар булдыру турында сораулар бирде, Көнбатыш бистәсендә кабат маршрут автобусын эшләтеп җибәрү тәкъдиме яңгырады.

Бер генә сорау да җавапсыз калмады, аларның кайберләрен Ранис Рафис улы шәхси контрольгә алды. Буалыларның сорауларына шулай ук дәүләт тармак программаларын гамәлгә ашыру һәм үстерү бүлеге башлыгы Владислав Усанов җавап бирде. Ул яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары, Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган грантлар турында сөйләде, катнашучыларны төрле проектларда катнашырга, үз идеяләрен тормышка ашырырга чакырды. ⠀

Очрашу гомуми фото белән тәмамланды, ә автобуска "Буа" дип язылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International